22 майда 14: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән онлайн форматта Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2021 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә ала. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.
Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссаховага сорауны сылтама буенча бирергә мөмкин https://forms кgle/MMU1pzHqEdAhNaJK9 . Сорауларга барлык җаваплар туры эфирда яңгыраячак.
Чараларда катнашу өчен конференциягә "Zoom" кушымтасы аша кушылырга кирәк.
Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632 .
Әгәр сез ачык ишекләр көненә килеп җитә алмыйсыз икән, сезне Казан ДАУ институтлары/факультетлары буенча сезнең өчен уңайлы вакытта күзәтү экскурсиясенә чакырабыз. Моның өчен алдан Сезнең өчен уңайлы ысул белән язылырга кирәк. Тулырак мәгълүмат «вуз буенча экскурсияләр» бүлегендә. Экскурсиягә язылу өчен алдан теркәлү кирәк. Моның өчен анкета тутырырга һәм аны электрон почтага җибәрергә кирәк priem@kazgau.com яки kazangau@mail.ru к
Ачык ишекләр көне турында тулырак мәгълүмат алу өчен кабул итү комиссиясенә яки Казан дәүләт аграр университетының югары уку йортына кадәр белем бирү үзәгенә телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин 8(843) 236-66-71, 567-46-30, 8-960-056-76-67 (подключены WhatsApp), шулай ук электрон почта аша priem@kazgau.com яки www.priem.kazgau .
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы