Һөнәр сайлау-һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым

2021 елның 22 мае, шимбә

Һөнәр сайлау-һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым.

Шушы уңайдан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова «Преодоление» клубы әгъзалары белән Буа ветеринария техникумында экскурсиядә булып кайтты.

Директор Илдар Мәҗит улы уку йортының тарихы, укучыларны әзерли торган белгечлекләр турында сөйләде, балаларны керү шартлары белән таныштырды.

Балалар зур кызыксыну белән уку кабинетларын, лабораторияләрне һәм техникум остаханәләрен карадылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу студентлар ашханәсендә тәмамланды, анда балалар студентларның төшке ашын татып карадылар.

Мондый экскурсияләр балаларга үз тормышларында иң катлаулы һәм мөһим сайлауларның берсен ясарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International