«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кыят һәм Ивашевка торак пунктлары янында Зөя елгасы яр буе полосасының 15 километрын чистарттылар. Акциядә шулай ук аучылар җәмгыяте әгъзалары һәм «Зөя буйлары» заказнигы коллективы катнашты. Уртак көч белән 20 капчык яки 3 куб метр чүп-чар җыелды һәм полигонга чыгарылды. Экологлар бу изге эшкә башка хезмәт коллективлары да кушылыр дип өметләнә.