Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Чит илгә ял итәргә җыенганда, салым бурычының булмавын тикшерегез.
Бурычны түбәндәгечә белергә була
Бурыч түләргә мөмкин:
• салым инспекциясендә бирелгән яки Федераль салым хезмәте сайтында электрон сервислар ярдәмендә формалаштырылган квитанцияләр буенча банк яки почта бүлекчәләрендә кулдан исәп-хисап;
• салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислар ярдәмендә акчасыз исәп - хисап ясау.
Бурычларны түләмәгән очракта:
Һәр календарь көне өчен пени (Россия Үзәк банкы рефинанслау ставкасының 1/300).
Салым инспекциясеннән таләп. Бурычларны түләмәгән очракта, бурычлыга карата бурыч суммасын арттыручы чаралар кулланыла.
Суд. Җәмәгать суды эшне караячак һәм бурычны мәҗбүри түләттерү турында суд приказы чыгарачак, шул исәптән эшне карап тикшерү өчен дәүләт пошлинасын түләттерәчәк. Повестка алганнан соң бурычлының әҗәтен түләргә һәм түләнгән квитанция белән судка килергә мөмкинлеге бар әле.
Суд приставлары ирекле түләү срогы билгеләячәк. Срокны бозу башкару җыемына бурыч суммасының артуына китерә.
Россия чикләреннән чыгуны чикләү һәм законнарда каралган башка чаралар.
Мөлкәткә арест салу-милекне сатудан кергән акчалар бурычны түләүгә тотылачак