Илдар Гыймалов ел саен 10 мең баш кош әйләнеше булган кошчылык фермасын ачты

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Буа районының Исәк авылында кошчылык фермасы ачылды. Авылда кошчылыкны торгызу белән җирле, КФХ башлыгы Илдар Гыймалов шөгыльләнергә карар иткән. Хәләл ит — тавык ите һәм күркә ите җитештерү белән гаилә җиде ел шөгыльләнә. Исәк авылында кошчылык фермасы  төзү миллион сумлык кредит алудан  башланган. Хәзер гаилә җитештерүне «Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 3 млн. сум күләмендә грант акчасына киңәйтә.

- 10 мең башка исәпләнгән әлеге кошчылык фермасын ачу безнең районда кошчылык үсешенә яңа импульс бирәчәк, дип ышанам. Илдар Манзарович, үҗәт хезмәтегез белән авыл тормышын яхшыртуга, район икътисадының агросәнәгать секторын үстерүгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Күренекле якташыбызга, Ирек Мөнир улына, үз исемемнән һәм буалылар исеменнән, халыкның социаль-икътисади проблемаларын хәл итүдә, барлык башлангычларыбызга, туган районыбызга даими ярдәм күрсәтүегез өчен  рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Кошчылык фермасын ачу тантаналы шартларда узды. Авыл халкын якташлар сәламләде. Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, үз чиратында, инициативалы авыл кешеләренә район җитәкчелегенең ярдәмен билгеләп үтте.

Буа районында 97 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Узган ел «Агростартап» программасы буенча бер эшмәкәр 4 миллион сумлык грант ярдәме алган. Шулай ук районның 4 фермеры «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы һәм «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 60 млн.сумнан артык суммага 2 КФХ грант алды. Алар арасында Илдар Манзар улы да бар. Бүген аның хуҗалыгында 300 башка якын күркә үстерелә. Сугым цехы һәм җитештерү биналары әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International