«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»нән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү килде.
Бүген, 2021 елның 24 маенда, якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан Республикасының Ерак Көнчыгышында көчле эсселек +34 көтелә.
Төп куркыныч су коенулар белән бәйле. Һава һәм су температуралары төшүе көзән җыеруга һәм спазмаларга китерә- бу кешеләрнең суда үлүенең төп сәбәпләре.
Шуны искәртик: җиһазландырылмаган урыннарда коену тыела. Республика районнарында мобиль патруль төркемнәренең махсус рейдлары актив үткәрелә, алар составында административ комиссия вәкилләре, Эчке эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бар. Административ комиссияләр җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү буенча вәкаләтләренә ия. Закон бозучыларны "ТР территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу" ТР КоАПның 3.10 статьясы буенча, гражданнарга 1000-1500 сум штраф салына.
Искәртеп узабыз, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән очракта, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ПДН бүлекчәләре вәкилләре РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча, олылар каравыннан мәхрүм калган балаларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тарту вәкаләтенә ия.
❗ ҮЗЕГЕЗ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ, БАШКАЛАРГА ӘЙТЕГЕЗ!
☑️Салкын суда коену көзән җыеруга— мускулларның кискен һәм бик авыр кыскаруына китерергә мөмкин. Бу бик куркыныч: көзән җыеру -суда үлүнең төп сәбәпләренең берсе!
☑️Җылынмаган (нибары 10-17 градус) суда коену көзән җыеру белән генә куркыныч түгел. Кояшта кызынгач, кеше кинәт бозлы суга чума һәм температура төшүгә бәйле рефлектор спазмы аркасында сулыш туктала.
☑️Таныш булмаган урында суга чуму белән бәйле хәлләр дә шактый. Төптә чокырлар, тамырлар һәм башка чит предметлар булырга мөмкин.
☑️ Кечкенә балалар өчен аерым контроль кирәк.
☑️Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ярда хәмер эчүдән тыелырга киңәш итәләр. Исерек килеш коену - кешеләрнең суда үлүенең төп сәбәбе.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдимнәре
1. Өйдә салкынча һава торышы булдырыгыз. Көндез тәрәзәләрне ябып тотыгыз. Кондиционер булса, ишек-тәрәзәләрне ябыгыз. Күп итеп су эчегез.
2. Эсселектә булмаска тырышыгыз. Өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз.. Парковкаланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.
3. Тәнне кызудан саклагыз, җитәрлек су эчегез. Салкынча душ керегез. Салкын сөлгеләр белән сөртенегез, аякларны салкын суда тотыгыз. Җиңел тукымалы киемнәр киегез. Урамга чыккач, киң колаклы эшләпә яки кепка, кояштан саклаучы күзлек киегез. Эчәргә яраклы режимны саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләрдән сакланыгыз.
4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз.
5. Әгәр дә сез яки яныгызда кемдер үзен начар хис итсә. Баш әйләнеше, көчсезлек яки көчле сусауны һәм баш авырту тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчәргә һәм тән температурасын үлчәтергә тырышыгыз. Су эчегез. Мускулларның авыртуын сизсәгез (барыннан да элек алар аякларында, кулларында яки корсагында, күп кенә очракларда озакка сузылган физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсселектә барлыкка килә), һәм минераль алмашны нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр спазмалар бер сәгатьтән артык туктатылмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4470066