Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып бара. Шушы көннәрдә учреждениегә башка төбәктән Буа районына күчеп килгән һәм акчасыз калган өлкән яшьтәге ир мөрәҗәгать иткән. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Шәрипова Инга Пенсия фонды белән эш алып барды. Соңыннан белгеч Буа районының хәйрия склады җитәкчесе Шевелева Ольга белән берлектә пенсионерга азык-төлек җыелмасы һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерделәр. Михаил Михайлович чын күңелдән проблеманы аңлаганы өчен рәхмәт белдерде.
Күпләр, авыр хәлләргә эләгеп, кулларын бөтенләй төшерәләр һәм көрәшүдән туктыйлар. Мондый кризис нәтиҗәләре бик җитди була - нәкъ менә шуңа күрә дә кешегә вакытында ярдәм күрсәтү һәм мохтаҗларга ярдәм итү бик мөһим.