Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм!
Нәкъ менә сез, китапханә хезмәткәрләре, тарих васыять иткән бәһасез байлыкны саклыйсыз, дөнья белән танышу мөмкинлеге бирәсез.
Бүген китапханә-китап алырга килергә мөмкин булган урын гына түгел. Компьютер технологияләре гамәлгә кертелүгә карамастан, китапханәләр бүгенге көндә дә иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Китапханә-ул кешегә аралашырга, фикер йөртергә, үз телен, мәдәниятен сакларга өйрәтүче мәктәп. Китапханәдә эшләү- ул китапларны чын күңелдән яратырга, алар бирә торган белемнәрне бәяләргә һәм илебез һәм дөньякүләм мәдәни-тарихи мирасны саклау өчен бөтен тәҗрибәне куярга дигән сүз.
Зур хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!