28 майда 9дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында күчмә консультация үткәрәчәкләр, анда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү өчен кирәк булган документларны әзерләгәндә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләреннән барлыкка килгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Катнашу бушлай, теркәлү таләп ителми.
Исегезгә төшерәбез, кече ёщм урта эшкуарлык вәкилләре өчен документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча барлык килеп туган сораулар буенча Татарстан Росреестрында 8(843)255-24-20 түләүсез кайнар линия телефоны эшли, шулай ук махсус почта тартмасы ачылды MSP@rosreestr.org