Буа шәһәренең "Батыр" спорт мәктәбе базасында "Татарстан регби федерациясе" инициативасы белән регби буенча республика спорт мәктәбе белән берлектә тэг-регби мәктәп лигасы ярышлары узды.
Беренче уеннарда Буа муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 командасы катнашты. Ярышларны регби буенча республика спорт мәктәбе вәкилләре хөкем итте. Тэг-регбины нигездә, яшьләр уйный,
Уен бик эмоциональ, кызыклы булды, ул балалар һәм укытучыларда яхшы тәэсир калдырды. Җиңүчеләр::
1 урын - Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе ;
3 урын - ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиясе командасы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм республика этабында җиңүләр телибез.