Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 2 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.  Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Сәрия Сабурская һәм Илсур Һадиуллинга «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International