Актуаль проблемаларның берсе-Буа һәм Буа районын эчәр су белән өзлексез тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы бүген, 28 майда, подрядчы оешмалар белән агымдагы 2021 елга планлаштырылган су белән тәэмин итү проектлары буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында эшләрне финанслау, юл карталары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Агымдагы елда район буенча Чурак (5,1 км), Күшке һәм Кече Боерган авылларында (5,5 км) суүткәргеч үткәрү, Вольнистан авылында эшләрне тәмамлау планлаштырылган. Шулай ук Буа шәһәре өчен 3 скважина төзү һәм «Көньяк-көнбатыш-2» суүткәргечен үткәрү июньгә планлаштырылган. Буа шәһәренең Аграр, Көньяк-Көнбатыш урамнары буенча суүткәргеч челтәр төзү һәм «Сахарник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә (150 м суүткәргеч, скважина һәм су башнясы) эшләр көтелә.