28 май-Россия дәүләт чикләрен яклау көне. Бу көнгә багышланган тантаналы чара Буа шәһәренең Үзәк паркында, чик буе гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләренә куелган һәйкәл янында узды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ел саен биредә хезмәт елларын искә төшерергә, үзләренең сугышчан иптәшләре белән күрешергә һәм һәлак булган хезмәттәшләрен искә алырга җыена.
Бәйрәм белән чик сакчыларын Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Рамил Җамалетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котлады. Чик буе районнарында һәм чик буенда хезмәт итү һәрвакыт киеренке һәм катлаулы булды. Чөнки чик сакчылары – сугышчыларның төп бурычы-Ватанны саклау. Җыелучылар һәлак булган чик сакчылары истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.