Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын ничек якларга икәнлеге турында сөйләячәкләр

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

1 июньдә 10дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнар катнашында алыш-биреш ясау мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак.

Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Кайнар линия барышында гражданнар күчемсез милекне яки аның бер өлешен балигъ булмаган балалар милкенә рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук мондый объектларны сату, алыштыру һәм бүләк итү процедурасы турында белә алачаклар.

Моннан тыш, экспертлар торакны теркәү һәм аның кадастр исәбенә алу өчен нинди документлар кирәклеге, күчемсез милекне сатып алыр алдыннан ничек тикшерергә, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алганда балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен кем яклый алуы турында һ. б. сөйлиячәкләр.

Кайнар линия телефоны 255 25 71.

Шулай ук балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокуклары темасына Росреестрның һәм ТР риелторлар Гильдиясенең 1 июньдә 14 сәгатьтә Татарстан Росреестрының рәсми сайтында rosreestr_tatarstana турыдан-туры эфирына багышланачак.

Балалар хокукларының закон белән саклануын белү мөһим, шуңа күрә күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда үзеңне куркынычлардан мөмкин кадәр саклап калырга һәм барлык документларны җентекләп тикшерергә кирәк. Турыдан-туры эфир вакытында теләүчеләр үзләренең конкрет ситуацияләре буенча сораулар бирә алалар.

Хәзер үк сез Росреестрның Татарстандагы рәсми аккаунт-rosreestr_tatarstana яки ТР риэлторлар Гильдиясенең Direct Instagram да инстаграмына булган сорауларыгызны язып сорый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International