«Тормышны сайла, тәмәке тартудан баш тарт!» темасына хэштеглар бәйгесе

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

«Тормышны сайла, тәмәке тартудан баш тарт!» темасына хэштеглар конкурсын Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышлап оештыра һәм үткәрә.

Бәйгенең бурычлары-халыкның сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру һәм халыкның игътибарын тәмәке куллану масштабларын киметүгә юнәлдерү.

Бәйгедә чикләүләрсез  Татарстан Республикасы халкы «Instagram» социаль челтәрендә #ВыбериЖизньОткажисьОтКурения хэштегы белән фотолар урнаштырып, катнаша алалар. 

Бәйге шартлары:

-   «Instagram» социаль челтәрендә https://www.instagram.com/rpn.rt/  аккаунтына язылырга

-   «Instagram» социаль челтәрендә сәламәт тормыш рәвеше алып бару тематикалы #ВыбериЖизньОткажисьОтКурения   хэштегы белән фото, рәсем, белешмәне 2021 елның 31 маена кадәр урнаштырырга. 

-   шул фотода rpn.rt аккаунтын билгеләргә

- Бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иткәнче үз аккаунтыгыз 2021 елның 27 маенна ачык булырга тиеш.

-  фотографиядә, рәсемдә, белешмәдә әлеге тема яктыртылырга тиеш.

- нинди дә булса медицина учреждениеләрен һәм дару препаратларын рекламалау һәм башка реклама рөхсәт ителми

Бәйге 2021елның   27 маеннан 5 июненә кадәр узачак.  Иң күп «лайк»лар җыючы җиңүче дип игълан ителә.

Җиңүче турында мәгълүмат Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында, «Instagram» социаль челтәренең рәсми төркемендә урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International