Вакцинация турында 7 сорау

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

• COVID-19 каршы кайсы  вакцина  яхшырак?

Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Иң яхшысы- алырга мөмкин  булган препарат белән прививка ясау. Әгәр сездә хроник авырулар яки башка сәламәтлек үзенчәлекләре булса,   сайлап алу турында табиб белән киңәш.

 

• Коронавирус белән авырсам, миңа прививка ясатырга кирәкме?

Әйе, сез элегрәк COVID-19  белән аврысагыз да ясарга тиешсез. COVID-19дан соң терелүчеләрнең  вируска табигый иммунитеты үсә, тик әлегә аның күпме вакытка дәвам итүе һәм ни дәрәҗәдә сезне ничек саклыячагы билгеле түгел. Вакциналар ышанычлы яклауны тәэмин итәләр. Авыруны кичергәннән соң берничә айдан прививка ясату киңәш ителә.

 

COVID-19 каршы  вакциналар ДНКга керергә мөмкинме?

•Юк, COVID-19га  каршы бер генә вакцина да сезнең ДНКа составына тәэсир итми. Вакциналар организмның иммун күзәнәкләрен коронавирусның генетик материалы фрагментлары белән таныштыра, алар аларны истә калдыра һәм вирусны саклауга юнәлтелгән антитәнчекләр  эшли башлый. 

• COVID-19 каршы вакцина балалар тудыруга  тискәре йогынты ясый  аламы?

Нинди дә булса вакцинаның, шул исәптән коронавируска каршы вакцинаның да хатын-кызларда яки ир-атларда фертильлеккә йогынты ясавына бернинди дә дәлил юк. Россия коронавирус вакциналары нәселгә, барыннан да элек лаборатор хайваннарга йогынты ясау буенча кирәкле сынаулар уздылар. Тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады.

 

• Вирус мутантлаша. Вакциналар яңа вариантларга каршы эшләячәкме?

 

Яңа вариантларның вируска йогынтысын  бөтен дөнья буенча  экспертлар даими рәвештә өйрәнәләр. Әлегә авыру яки эпидемия процессына йогынты ясарга сәләтле патогеннарның әһәмиятле үзгәрешләре ачыкланмады.

Ләкин шул ук вакытта прививканы ясау һәм вирусның таралуын киметү буенча чараларны дәвам итү мөһим. Болар барысы да вирусның мутация ихтималын киметергә ярдәм итә. Социаль дистанцияне үтәргә, битлек кияргә, кулларны юарга һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Роспотребнадзорда вирусның үзгәрүен даими күзәтү алып барыла.

 

* COVID-19га каршы вакцина авыруга, мәсәлән, ПЦР-тест яки антигенга каршы тестның уңай нәтиҗәсен китереп чыгарырга мөмкинме?

Юк, COVID-19га каршы вакцина ПЦР-тест яки антигенга лаборатор тестның уңай нәтиҗәсен бирә алмый. Бу тест вакытында кешенең иммунитеты түгел, ә актив авыру булуы тикшерелә.

 

• Мин прививкадан соң авырый аламмы?

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң (аның аркасында түгел, ә алга таба вирус йоктырганда) авырырга була, мондый очраклар тасвирланган. Вакцинациянең тулы курсын темамламаган һәм тәкъдим ителген саклык чараларын утәмәгән кешелердә алар сирәк килеп чыга. Шул ук вакытта вакцинациядән соң авыручы кешеләр инфекцияне җиңел кичерәләр, өзлегүләр юк.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International