Яшьләр паркында балачак бәйрәме узды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Буа шәһәренең Яшьләр паркында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Бәйрәм кунаклары булып балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар килде.

Район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов котлады.

“Районыбыз балаларының укуда, спортта һәм иҗатта үзләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге булуы, беренче биеклекләрен яулавы, тырышып укулары, фән, сәнгать белән мавыгулары сөендерә. Аларның күбесе төбәктәге, республика һәм бөтенроссия ярышларында һәм бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. Безнең уртак бурычыбыз -  яшь буында барлык матур  сыйфатларны саклап калу, аларны көчле, намуслы кешеләр, туган ягыбызны яратучылар итеп тәрбияләү», - диде Ленар Рафыйкович һәм балаларга җәйге каникуллар вакытында күңелле ял, яңа дуслар һәм уңышлар теләде.

 Балачак бәйрәме яшь коллективлар чыгышлары һәм мастер- класслар белән үрелеп барды. Шулай ук бу көнне районның иң яхшы укучылары, олимпиада һәм төрле бәйгеләр җиңүчеләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International