4 июньдә Үзәк китапханә шәһәрнең Яшьләр паркында бөек шагыйребез А.С.Пушкинның туган көненә багышланган «Мин кабат килдем...» шигъри марафонын уздырды. Чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты. Сәламләү сүзе белән “Мәгариф идарәсе” МКУ методисты Гафурова Миләүшә Гарифулла кызы чыгыш ясады. Марафон барышында балалар әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, язучының әсәрләре геройларын искә алдылар. Теләгән һәркем «Пушкин - рус шигърияте кояшы» дигән шигырь укучылар бәйгесендә катнашты. Китап күргәзмәсе куелды, ул укучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара балаларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.