Сатып алучыларга онлайн-исәп-хисап ясаганда кирәкле саклык чараларын үтәргә кирәк:
1.Интернет-сайтта тәкъдим ителгән сатучы компания турында мәгълүматны өйрәнергә (контактлар һәм юридик мәгълүматлар). Әгәр мәгълүматлар юк икән , сатып алудан һәм исәп-хисап операциясен үткәрүдән тыелырга кирәк;
2.Оешма барлыгына инану өчен Федераль салым хезмәте сайтында юридик зат яки шәхси эшмәкәр реквизитларын тикшерергә кирәк .https://www.nalog.ru/);
3.Интернет-кибетләрнең рәсми кушымталары аша гына сатып алырга. Билгесез ресурсларга ышанмагыз. Товарны алыр алдыннан интернет фикерләр белән танышыгыз. Әгәр шик бар икән, кибетне https://сctld.ru/ru/ адресы буенча домен исеме белән тикшерегез;
4. Үз җайланмаларыгыз аша гына сатып алуларны уздырыгыз. Карта буенча операцияләр турында смс-хәбәр итү функциясен тоташтырыгыз;
5. Товарларны түләгәндә икеләтә авторизацияне (3-D Secure) кулланучы түләү системаларыннан файдаланырга, алар һәр сатып алу өчен индивидуаль код белән хәбәр җибәрә;
6. Түләү реквизитларын куркынычсыз сайтлар аша гына җыегыз. Куркынычсыз сайтларны https:// адрес юлы буенча һәм браузердагы яшел рамка аша белеп була.
7. Интернет-кибетендә теркәү узганда ышанычлы парольләр сайлагыз.
8. Банк хисап номерларының мәгълүматларын электрон почта яисә телефон аша тапшырмагыз. Интернет сатып алуларда банк картасының пин-кодын кертмәгез.
9. Онлай-сатып алулар өчен өстәмә виртуаль яисә онлайн карта булдырыгыз. Ул виртуаль булса яхшырак. Андый картаны төп карта хисап номерына бәйлиләр.
10. Электрон җайланма гомуми Wi-Fi челтәренә тоташтырылса, ул җитәрлек дәрәҗәдә яхшы якланмаган булырга мөмкин, мондый очракта банк операцияләрен үткәрмәгез.