6 июнь көнне Ульяновск шәһәре ипподромы территориясендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туе узды. Бу чарада Татарстан Республикасыннан Буа муниципаль районы катнашты. Район делегациясен район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкләде.
«Бүгенге язгы чәчү тәмамлану бәйрәмен, чыннан да, Идел буе халыклары бердәмлеге бәйрәме дип атау күңелле. Ульяновск өлкәсе-күп милләтле төбәк, биредә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши һәм эшли. Һәм сезнең милли традицияләргә сак карашыгыз, милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрен саклап калу һәм арттыру тирән ихтирам уята», - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы һәм быелгы Сабантуй безнең төбәкләр арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итеп, бик күп якты тәэсирләр калдыруын һәм яңа уңышларга һәм казанышларга рухландыруын теләде.
Әйтергә кирәк, быел 31 нче төбәк Сабантуе Ульяновск өлкәсендә балалар спорты елы кысаларында уза, һәм бәйрәмнең төп өлеше-«көрәш» ярышлары. Буа районы бәйрәм кунакларына «Сабантуй-дуслык һәм тынычлык бәйрәме» вокаль – хореографик композициясен тәкъдим итте, Сабантуйда традиция буенча халык уеннары оештырылды: капчык белән сугышу, көянтә белән йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, баганага һәм авыш колгага менү. Моннан тыш, ипподромда Идел буе федераль округы төбәкләре җайдаклары катнашында традицион ат чабышлары узды.