Боерган авылында "Шигърият бәйрәме" узды

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Боерган авылында А.С. Пушкинның туган көненә багышланган "Шигърият бәйрәме" узды. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Бу чара кысаларында "Тахарьял" альманахының презентациясе узды.

Бәйрәмне үткәрү авыл традициясенә керде. Ул мәдәният хезмәткәрләре, авыл ветераннар советы, мәктәп, җирле үзидарә белән берлектә уза. Очрашу шигърияткә багышланган иде, безгә таныш шигырьләр һәм әле яңа гына чыккан каләм ияләре әсәрләре  яңгырады. Яңа исемнәр белән таныштылар.

30 ел эчендә Альманах популяр һәм күпмилләтлегә әверелде. Аның битләрендә чуаш, татар, рус җирле шагыйрьләре чыгыш ясый. Тамашачылар "Ритм" бию коллективы, Иске Борындык авылының "Пилеш" фольклор ансамбле, Владимир Николаев һәм Навил Ибраһимов чыгышларын җылы кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International