Санкт-Петербургта узган «Рус классикасы» фестивалендә Буа театры артисты Гөлзада Камартдинова Иван Тургенев әсәре буенча куелган "Барыня" спектаклендә төп рольне башкарды.
Сүз уңаеннан, Гөлзада Камартдинова сәхнәдә 10 елдан артык уйный, аның исәбендә дистәләрчә роль уйналган. Актриса беренче тапкыр сәхнәгә әби ролендә «Кияүләр» спектаклендә чыкты. Ул чакта аңа роль очраклы гына эләгә: хезмәттәшен алыштырырга кирәк була. Гөлзада Камартдинова балачагында музыка укытучысы булырга хыяллана. Булачак артистканы кызда аның апасы күрә. Алга таба әти-әниләре, апаларе хәер-фатихасы белән Раил Садриев җитәкчелегендә дә һәм тамашачының хөрмәте зур була. Үзенең беренче юбилеенда- сәхнәдәге 10 еллыгында-Гөлзада Татарстанның атказанган артисты исемен дә алды. Буа драма театры «Рус классикасы» фестивалендә беренче тапкыр катнашты. Оригиналь сценографик карар, махсус эффектлар, музыкаль озата бару, геройларның җырлары һәм биюләре, артистларның уены тамашачыларны битараф калдыра алмады. Гөлзада Камартдинова башкаруындагы «Барыня» исә «Иң яхшы хатын-кыз роле» дип танылды.