Сабантуй алдыннан, традиция буенча, чәчүлекләрне кабул итү бара

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Сабантуй алдыннан, традиция буенча, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрен кабул итү бара. Кабул итү бүген иртән «Заря» ҖЧҖ, «Кыят» ААҖ һәм «Ямбулат» АХК кырларында башланды. Гомумән, районның барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бик оешкан төстә узды, Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм һәр игенче эшкә җаваплы карады. Кабул итү нәтиҗәсендә аларга уңай бәя бирелде: басулар чиста, шытымнар тигез. Димәк, яхшы уңышка өмет бар. Хәзер район кырларында чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы тукландыру һәм эшкәртү дәвам итә. Бу шимбәдә Буа-алан аланында узачак Сабантуй бәйрәмендә язгы кыр эшләрендә катнашкан иң яхшы аграрийларның исемнәре аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International