Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 8 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көчле җил вакытында:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт кую ярамый-җил белән өзелгән зур ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Ватык пыялалар, кубып төшкән декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Өй тәрәзәләрен ябырга, балкон һәм лоджийлардан урамга авып төшергә мөмкин булган предметларны алып куярга.
8. Тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз.
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда вакытта яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта торыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә җитешсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Автомобилне туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшенле яңгыр узганны көтергә.
Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торасыз икән, җиргә ятырга киңәш ителә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булганча, түбәнлектә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.