Ранис Камартдинов социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген, 8 июньдә, Россиядә социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан Буа муниципаль районы социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм югары профессиональ, инициативалы,  җаваплы, битараф булмаган һәм ярдәмчел булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!

Бу бәйрәм - кешегә хезмәт итү булган игелекле һөнәрне сайлаучыларның барысының да әһәмиятен һәм мәрхәмәтен лаеклы тану һәм аларга хөрмәт күрсәтү. Сез  күп балалы гаиләләргә, инвалидларга һәм ветераннарга, еш кына гади кеше аралашуы кирәк булган кешеләргә ярдәм итәсез. Нәкъ менә, Сез, кешеләргә үз-үзләренә ышанычны кайтарасыз, аларга үзләренең иҗтимагый әһәмиятен тою, янә тормыш шатлыгын һәм яннарында ышанычлы җилкәнен булуын тою мөмкинлеге бирәсез. Пандемия шартларында да, нинди генә авырлыклар һәм чикләүләр булуга карамастан, сез сәламәтлек саклауның алгы сызыгында булдыгыз, аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә һәрьяклап, бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттегез. Шунысы куанычлы, бүген Буа районының социаль өлкәсендә чын- чынлап үз һөнәрләренә бирелгән кешеләр эшли..

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, көч һәм түземлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International