Буа шәһәренең Яшьләр паркында "Балалар илне сүрәтли" 15-нче рәсем бәйгесенә йомгак ясалды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген, 08 июнь көнне, Яшьләр паркында берьюлы берничә номинация буенча Татарстанда узган «Балалар илне сүрәтли» дигән традицион 15-нче рәсем бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурсның төп максаты-кече яшьтәге мәктәп укучыларын үз тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә чагылдыруга җәлеп итү.

Быел бәйгенең финалына республиканың 40 районыннан 370дән артык яшь рәссам-һәвәскәр рәссам эше белән узды,җиңүчеләрнең берсе-Буа муниципаль районының Протопово урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Вятчина Полина.

«Полинаның рәсем ясауны яратуы балалар бакчасында ук барлыкка килде, без аның мавыгуына ярдәм итәргә һәм талантын үстерергә тырышабыз,» - дип сөйли Полина әнисе.

Партиянең Буа җирле бүлегеннән Казанга, бәйге комиссиясе сайлаган,  булган 58 эшнең 10сы җибәрелде.

Эшләр дүрт номинация буенча кабул ителде: «Россиядә фән һәм технологияләр елы», «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы». Традицион тема «Куркынычсыз юллар». Тагын бер номинация -  «Табибларга рәхмәт» - пандемия чорында кешеләрнең гомерен саклап калган медицина хезмәткәрләренә рәхмәт билгесе. Эшләрдә профессиональлек кенә түгел, идея, актуальлек, эшләрнең оригинальлеге дә бәяләнгән.

Район этабында катнашучыларның барысы да «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсеннән грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International