Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә (Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2021 елның 10 июнендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «ачык ишекләр» көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылып.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге