Бүген Казан районара табигать саклау прокуроры, юстиция киңәшчесе Денис Александров Буа муниципаль районы гражданнарын әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча күчмә кабул итү үткәрде. Безнең район халкы Денис Алексеевичка каты көнкүреш калдыкларын җыю, авыл җирлекләрендә контейнер мәйданчыклары һәм үләт базлары оештыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Буалыларның барлык сораулары да каралды, кайберләренә кабул итү вакытында аңлатмалар бирелде, башкалар контрольгә алынды.