Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гражданнарны финанс хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын бәяләргә чакыра

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 7 июненнән 20 июненә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре гражданнарыннан түбәндәге юнәлешләр буенча социологик сораштырулар үткәрү оештырылачак:

1.      «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең үтемлелеге һәм сыйфаты» https://mert.tatarstan.ru/dostupnost-i-kachestvo-okazaniya-finansovih-uslug.htm

2.      «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итү» https://mert.tatarstan.ru/sotsiologicheskiy-opros-neformalnaya-zanyatost-v.htm

Гражданнарның сораштыруларда катнашуы аноним булып тора. Муниципаль берәмлекләр буенча сорашып белешүләр нәтиҗәләре башкарма хакимият органнары тарафыннан идарә карарларын кабул иткәндә кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International