Хәзерге балаларны ишегалды уеннарына җәлеп итү аларны тере аралашуга өйрәтә

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Бүген Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Адав-Толымбай авылындагы социаль участокта «Ишегалды уеннары» дигән чираттагы чара уздырганнар. Мәктәп янындагы зур мәйданда балалар рәхәтләнеп  «Куян, куян,  вакыт ничә?» , «Бәрәңге», «Мин бакчачы булып туган... »  һәм башка уеннар.

Хәзерге күп кенә балалар ишегалды уеннары кагыйдәләре белән таныш түгел икән, аларны үткәрү традицияләре югалган, ә кайберләре – иң кызыклы һәм гадәти булмаган һәм бөтенләй юкка чыккан. Балалар тәрбияләүдә ишегалды уеннарын куллану мөһим. Хәзерге балаларны ишегалды уеннарына җәлеп итү аларны тере аралашуга, команда төзи белүгә, тиз арада хәбәр итәргә, шулай ук йөгерергә, сикерергә һәм күңел ачарга өйрәтә. Ишегалды уеннарын куллану һәм уйнау балаларыбызның тормышын шактый үзгәртә: яшүсмерләр арасында катгыйлык һәм аңлашылмаучанлыкны бетерә алачак; баланың шәхесен һәрьяклап үстерү; командада лидерны ачыклау; әхлакый сыйфатлар: намуслылык, кыюлык, тапкырлык, сабырлык тәрбияләү.

Чара ахырында белгечләр җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык темасына әңгәмә үткәрделәр, суда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, урманда үзеңне ничек тотарга, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр, белешмәлекләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International