Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итә.

Консультацияне Казан ш., Карл Маркс ур., 61 адресы буенча алырга мөмкин булачак. Республика халкының "Skype" яки "Zoom" программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар. Кабул итүгә алдан язылу 8(843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International