Хөрмәтле буалылар һәм районыбыз кунаклары! Исегезгә төшерәбез, халык бәйрәме Сабан туе Буа шәһәрендә 12 июнь көнне узачак, чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Традиция буенча бәйрәм Буа-Алан аланында узачак. Шуңа бәйле рәвештә, Бебель, Вахитов, К.Либкнехт урамнары буенча Р241 автоюлы ягыннан, шулай ук Адав-Толымбай торак пункты юнәлеше буенча юл ябу турында барысына да хәбәр итәбез. Буа-Алан территориясенә сәүдә һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен 9.00 сәгатькә кадәр керү һәм 22:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча чыгу оештырыла.
Болар барысы да Сезнең иминлекне тәэмин итү өчен эшләнә. Яңа коронавирус йогышының әле дә безнең белән булуын исәпкә алып, барлык кунакларны һәм чарада катнашучыларны профилактикалау чараларын үтәвегезне сорыйбыз: җәмәгать урыннарында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәргә, саклагыч битлекләрдән файдаланырга, кул гигиенасын үтәргә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.