11 июньдә 12: 00 сәгатьтә сайлаучыларның «Минем тавышым» онлайн-форумы старт ала.

2021 елның 11 июне, җомга

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: тавыш бирү көннәрендә сайлаучылар өчен уңайлылыкны ничек  тудырырга? Цифрлы трансформация электрон процессларга ничек тәэсир итә һәм 2021 елда сайлауларда нинди яңалыклар кертеләчәк?

Спикерлар:


- Александр Малькевич – РФ Иҗтимагый палатасының мәгълүмати җәмгыятьне, ММЧ һәм массакүләм коммуникацияләрне үстерү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары;

- Айрат Хәйруллин-ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры;

- Андрей Цепелев – «Диалог»  коммерцияле булмаган автоном оешмасының компетенцияләрне үстерү үзәге җитәкчесе;


- Андрей Кондратьев – ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе;
 

- Владимир Кутилов – интернет-технологияләр ассоциациясен гамәлгә куючы, «Теория Дарвина» маркетинг коммуникацияләре агентлыгы директоры;


- Камилла Хафизова – Instagram-блогер;
 

- РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары.

Форум модераторы– Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Форум вакытында экспертларга сораулар бирергә һәм нәрсә кызыксындырганын сорарга мөмкин булачак. Трансляциягә актив сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=EyC-oqYwarQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International