Ранис Камартдинов грант ярдәме буенча программаларның потенциаль катнашучылары белән очрашты.Ел саен Буа муниципаль районы эшкуарлары грант ярдәме буенча программаларда катнашалар. "Агростартап" программасы буенча ярдәм алырга һәм 2021 елда башка ярдәм чараларыннан файдаланырга теләгән КФХ башлыклары бүген район башлыгы белән күрештеләр. Ранис Рафисович аларның бизнес-идеяләре, грант акчалары юнәлтеләчәк максатлары, эшчәнлекне үстерү буенча перспектив планнары турында фикер алышты.