"Друҗба" агрофирмасы 1 нче номерлы филиалының Иске Суксу бүлегендә уҗым бодае тартуда 4 комбайн катнашты. Комбайнчылар ярышында Наил Деминов белән Наил Вәлитов беренчелектә. Былтыр исә бу экипаҗ 25мең центнер бөртек тартты.
Яңа Чәчкап авыл җирлеге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар "Чиста яр" республика акциясенә кушылдылыр. Алар плотина һәм Лашчы елгасы тирәсен чүп-чардан чистарттылар.
Шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Гыймадиева Рәшидә Шакир кызы билгеләп үтте. Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килгән иде.
Район су челтәрендә график нигезендә линиядә профилактик һәм ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле бүген 8дән 12 сәг. кадәр Космовский, Карташев урамында урнашкан йортларда, шулай ук төньяк-көнчыгыш, яшьләр, моторный завод бистәләрендә, Васильевка, "Наратлык" һәм "Акчарлак" балалар лагерларында су белән тәэмин ителеш туктатылып торачак.
"Акчарлак" лагеренда җәйге ялын уздыручы балалар экологик темага башланган әңгәмәдә катнаштылар. Экологик күзәтү специалистлары барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар
1 август көнне республика районнарында Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Шул исәптән Буада да. Бу көнне кичке 9нчы яртыда теләгән һәркем шәһәрнең үзәк мзйданына Ял үзәге каршысына ачык һавада кино карый ала.