Төзекләндерү өлкәсенең әһәмияте зур, шуңа бәйле рәвештә бу тармакта кыенлыклар да җитәрлек. Норматив-хокукый документларны өйрәнергә , төзекләндерү кагыйдәләренә таянып эш итәргә, халык өчен төзекләндерүнең мөһимлеге дәрәҗәсен аңларга һәм аларның эштә күпме катнашырга әзер булуларын билгеләргә кирәк. Торак йортның теләсә кайсы ишегалдында беренче карашка халыкка туры килми торган мәнфәгатьләр очрый. Алар- автомашина кую урыны кирәк булган автомобиль хуҗалары, кечкенә балалар белән йөрүче әниләргә – балалар мәйданчыгы кирәк, аралашу өчен тыныч урын эзләүче әбиләр һәм бабайлар да күп. Шуңа күрә территорияне төзекләндерү процессы үзе катлаулы һәм күп вакыт, игътибар, фикер алышулар һәм түземлек таләп итә.
2020-2021 елларда Буада "Безнең ишегалды" төзекләндерү программасы буенча 10ар ишегалды төзекләндерелде. Киләсе елда тагын 9 объектта эшләр планлаштырылган.
Халык белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү проекты буенча чираттагы очрашу булды. Рафис Галәветдинов киләчәктә ишегалды ничек булачагын аңлатты һәм схемада күрсәтте, халыкны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирде.