Бүген район Башлыгы Ранис Камартдинов Sky Parkта булды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Sky Park - үзенә табигый локация матурлыгын берләштерүче уникаль урын. Саф һавада йөрү, чаралар үткәрү өчен туры килә торган урын.

Бүген район Башлыгы Ранис Камартдинов Sky Parkта булды, анда видеокүзәтү системасы урнаштырыла. Билгеле булганча, әлеге территориядәге соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә видеокүзәтү урнаштыру турында карар кабул ителде.

Видеокүзәтү системалары хокук бозуларны оператив режимда теркәргә мөмкинлек бирә һәм аларны җаваплы затларга җиткерергә сәләтле.

Sky Park – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Паркны төзүдә оештыру эшләре һәр тәкъдим исәпкә алынган. Халык файдасы өчен  булдырылган эшләрне саклайк.

Хөрмәтле буалылар Сезне битараф калмаска һәм яраткан Sky Parkны сакларга сорыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International