Салымнар буенча бурычларны өйдән чыкмыйча да белергә һәм түләргә мөмкин

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Яңа елга бурычсыз!!!

 

Салымнар буенча бурычларны өйдән чыкмыйча да белергә һәм түләргә мөмкин. 

2021 елның 1 декабрендә салым агенты тарафыннан тотып калынмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән вакыт чыкты.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчыга кадәр салымнар түләү бурычын үти алмасалар, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара бүлеге бу эшне якын арада башкарырга тәкъдим итә.

Салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән салымнарны "Салымнарны түлә" сервисы яки "Салым түләүченең шәхси кабинеты" ярдәмендә түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәте банк-партнёрларының берсенең онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Салымнарны шулай ук салым хәбәрнамәсеннән QR- яки штрихкод буенча, банкта, УИН түләвен күрсәтеп, җирле администрацияләр кассаларында, почтада яки вәкаләтле МФЦ да түләргә мөмкин.

Әгәр салым түләүче хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәгән булса, 2021 елның 2 декабреннән бурыч һәр көн пенялар исәпләү хисабына үсәчәк. Бу очракта салым органы түләү таләбен җибәрәчәк. Әгәр бурычлы аны үтәмәсә, салым органы салымнарны мәҗбүри түләтү өчен судка мөрәҗәгать итәчәк. Алга таба бурычны суд приставлары түләтәчәк.

 

Салым бурычы суммасын татарстанлылар МФЦның теләсә кайсы бүлегендә ачыклый ала. 

Вакытында түләнмәгән салымнар (мөлкәткә, транспорт һәм җиргә) 2 декабрьдән салым бурычына әверелде.

Салым бурычының суммасын ачыклау һәм аны түләүгә квитанция салым инспекциясендә генә түгел, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында да, республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International