Буадан боксчылар командасы Татарстанны Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә узган республика турнирында тәкъдим итте. Ярышлар СССРның беренче тренеры П.Зиньков истәлегенә үткәрелде.
Безнең егетләр арасында 38 килограммга кадәр үлчәмдә Рүзәл Галикберов - беренче, Фаил Гыйбадуллин 57 килограммга кадәр категориядә икенче булды. Самат Сәлахиев пьедесталның өченче дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул 36 килограммга кадәр категориядә призер булды. Яшь боксчыларны Рөстәм Җамалеев өйрәтә. Аның сүзләренчә, бу турнир команда өчен бәһасез тәҗрибә булды.