"Пушкин картасы" программасын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк китапханә район мәдәният йорты базасында "Җанны тетрәткән язучы" әдәби-музыкаль кичәсен үткәрде. Чара бөек рус язучысы Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулуга һәм ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябуга багышланган иде. Кичәдә 1 нче мәктәп, 2 нче лицей, М.М.Вахитов исемендәге гимназия укучылары катнашты. Бу чараның төп максаты язучының иҗаты турында сөйләү иде. Достоевский язган әһәмиятле әсәрләрне искә төшерергә. Хикәяләү барышында геройларның рухи халәтенә һәм аларның гамәлләренә психологик анализ ясалган авторны дөнья белән таныштыру. Чара Достоевский һәм аның әсәрләрен тәкъдир итү һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды. Очрашу барышында музыкаль номерлар белән В.Моисеев чыгыш ясады.