Шәһәрара автобусларның хәрәкәте чикләнгән!

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Уңайсыз метеорология һәм юл шартлары белән бәйле рәвештә, 2021 елның 8 декабрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында һава шартларын яхшыртуга кадәр шәһәрара автобуслар хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

Синоптиклар фаразлавынча, 8 декабрьдә Татарстан Республикасында кар, күз күремен начарлаткан буран, җилнең 17 м/с ка кадәр көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда 8(843)5333888 (ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең дежур өлеше), 8(843)2919174 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International