Волонтерлар көне кысаларында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге бүлекчәләренең социаль эш буенча белгечләреннән ирекле кешеләр Буа муниципаль районындагы “Чиста юллар” акциясе оештырды.
Көрәкләр һәм бозваткычлар белән коралланып, үз теләкләре белән пенсионерларның ишегалды участокларын кардан һәм боздан чистарттылар.
Башкарылган эшләрдән соң белгечләр социаль хезмәтләр алучылардан игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Иреклеләр оештырган өлкәннәрнең ишегалларын кардан чистарту акциясе һичшиксез дәвам итәчәк.