20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында»гы 2021 елның 8 декабрендәге 1194  номерлы карарына кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта: физик затларга - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15тән30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмаган эшмәкәрләргә - 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200дән 400 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International