Инвалидлар декадасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучылар белән «Скала» тозлы лампасын кулланып, галотерапия технологиясе буенча дәвалау-профилактика дәресе үткәрде.
Дәрестә хезмәткәр лампаның кеше организмына ничек тәэсир итүе турында сөйләде, шулай ук аны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Ул тозга бай һаваның физик һәм психологик халәтне, гомумән алганда, хәлен яхшыртуы турында сөйләде. Тоз лампасы күп кенә авыруларны: аллергия, астма, бронхит, ринит, иммунитетны ныгыта, тормыш тонусын арттыра, психиканы гармонияләштерә. Тагын бу лампа һаваны тузаннан чистарта, күгәрек барлыкка килүне кисәтү булып тора, бинадагы исләрне бетерә. Бер кечкенә генә тозлы «Скала» лампасында уңай өстенлекләр менә күпме.
Дәрес ахырында белгеч балаларга нык иммунитет, һәрвакыт күтәренке рух һәм яхшы кәеф теләде. Социаль хезмәтләр алучы өлкәннәргә булган игътибарлары һәм игътибарлылыгы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мондый дәресләр кәефне яхшырта, тормыш тонусын күтәрә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тынычландыра.