Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе республика халкының игътибарын яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз кимү фонында грипп очраклары акрынлап арта башлавына юнәлтә.
Гриппның беренче беренче очраклары ноябрь башында ук теркәлде, атна саен уртача 5 очрак теркәлде, 47 атнада – 14 очрак, 48 атнада-58. А (H3N2) гриппы өстенлек итә.
Бу хәл начар дип бәяләнә һәм грипп белән авыручылар санының артуын 2021 елның декабрь ахырында – 2022 елның гыйнвар башында көтәргә мөмкин.
Узган ел сезонында грипп очраклары теркәлмәде һәм быел грипп барыбер дә үзенең интенсивлыгын күрсәтер дип көтәргә мөмкин.
Грипптан саклануның бердәнбер чарасы-вакцинация, ул инде күптән үткәрелә һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Халыкның 60% - ына вакцинация ясау грипп эпидемиясен булдырмаска мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта республикада гриппка каршы «Ультрикс квадри» вакцинасы җитәрлек күләмдә бар, аңа әлеге сезон өчен актуаль булган грипп штаммнары керә.
Грипп өзлегүләр белән куркыныч, ә ковид кичергән кешеләрдә иң авыр формада үтәргә мөмкин.
Республика халкын, бигрәк тә риск төркеменә керүчеләрдән (балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балалар, студентлар, авырлы хатын-кызлар, еш кына кискен респиратор вирус инфекцияләреннән интеккән затлар, хроник, шул исәптән үпкә, йөрәк - кан тамырлары, симерү авыруларыннан интегүчеләр, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, Covid-19 кичергән затлар) гриппка каршы прививка ясатуыгызны сорыйбыз.
Әлегә вакциналаштыру өчен вакыт бар, чөнки иммунитетны эшләү өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Прививка алу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививкалар бушлай үткәрелә!
Барлык милек формасындагы предприятие җитәкчеләре шулай ук медицина оешмаларына мөрәҗәгать итә һәм урыннарда үз хезмәткәрләренә гриппка каршы иммунизация оештыра алалар.
Гриппка каршы прививка ясатыгыз-Яңа елны сәламәт килеш каршылагыз !