Ел саен 9 декабрьдә бөтен Россия буенча Ватан Геройларын искә алалар. Истәлекле дата 2007 елда билгеләнгән иде. Бу көнне батыр бабайларны гына түгел, хәзерге вакытта яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын да хөрмәтлиләр. Гадәттәгечә, барлык төбәкләрдә дә истәлекле чаралар, тематик акцияләр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантаналары үткәрелә.
Буада да геройларны искә алдылар. Традицион митинг шәһәрнең Үзәк мәйданында узды. Анда район башкарма комитеты урынбасарлары Илгиз Ханбиков, Лилия Садретдинова, район хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов, шулай ук «Форпост» активистлары, кадетлар, Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп, предприятие, учреждение укучылары катнашты.
Чарада катнашучылар Мәңгелек утка, Советлар Союзы геройларына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган ватандашларны бер минут тынлык белән искә алдылар.