Буа муниципаль районы Башлыгы Ранис Камартдиновның Ватан Геройлары көне белән котлавы

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле буалылар!

Сезне Ватан Геройлары көне белән котлыйм. Бу бәйрәмнең тирән тарихи тамырлары бар. Бүген без Ватаныбыз иминлеге хакына изге гамәлләр кылган батыр кешеләргә, ватандашларыбызга хөрмәтебезне белдерәбез.

Алар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган-Самочкин Александр Васильевич, Шафранов Петр Григорьевич, Гарнизов Михаил Тихонович. Дан орденының тулы кавалеры-Арсланов Зиатдин Миндубай улы. Аларның исемнәре бүген шәһәр урамнары йөртә, геройлар бюстлары шәһәрнең Үзәк мәйданында мемориаль комплекс составында урнаштырылган. 1947 елда рекордлы уңыш алганы өчен ТАССРда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган беренче җиде кеше арасында алты буалы бар: Александра Ивановна Николаева, Гәрәй Сафин улы Сафин, Георгий Степанович Сторожев, Александр Ефимович Ефремов, Рәүф Абдулла улы Әһлиуллин, Нурислам Җиһанша улы Кадыйров. Алар  тырышлыклары, актив тормыш позициясе, җәмгыятькә файдалы булу омтылышлары белән аерылып торган кешеләр. Аларның батырлыгы нәтиҗәсендә без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, илебез тарихы белән горурлана алабыз.

        Без шулай ук үз бурычларын – хәрби, һөнәри бурычларын намус белән үтәгән, дәүләтнең оборона сәләтен ныгыту буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл иткән, хастаханәләрдә һәм медицина үзәкләрендә кешеләр тормышы өчен аяусыз көрәшкән замандашларыбыз белән дә горурланабыз.

Һәр героик гамәл, аны кылган һәр кеше тарихта үз эзен калдыраСезнең батырлык беркайчан да онытылмас. Еллар узар, гасырлар үтәр, ә сез башкарган эшләр киләчәк буыннар хәтерендә калыр, сакланыр.

Җирдә һәрвакыт тынычлык, иминлек булсын! Һәркемгә бәхет һәм шатлык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International