Буада мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар уза

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Буада мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен күчмә семинар уза. Семинарда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Халык сәнгать һөнәрләре буенча Сәнгать-эксперт советы экспертлары катнаша.

Буа, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары мәдәният хезмәткәрләре сәнгать мәктәбе базасында оештырылган Халык сәнгать һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать, ТР муниципаль берәмлекләреннән сувенирлар күргәзмәсен карадылар. Семинар программасы берничә секциядән торды, алар кысаларында мастер-класслар, лекцияләр, түгәрәк өстәл узды, презентацияләр әзерләнде, мәдәният өлкәсенең алга таба нәтиҗәле эше мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International