Пациентлар зарлана: чиратларга, битарафлыкка һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә Район үзәк дәваханәсендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл” сөйләшүе мәҗбүри медицина иминиятләштерелүчеләрнең ризасызлык белдергән һәм башка сорауларына җавап бирү рәвешендә узды.

2013 елның 31 мае, җомга
Анда “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе җәмгыятенең Буа районы һәм шәһәрендәге филиалы директоры Азат ӘЮПОВ, иминиятләштерелүчеләрнең хокукларын яклау буенча баш белгеч Гөлназ ВӘЛИЕВА, район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, урынбасарлары Альберт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ, Айрат ГАЛИЕВ, Наилә ГЫЙМАДИЕВА, табиб Гөлфия ГРОШЕВА, мәҗбүри медицина страховкалавы фонды филиалы директоры Илсур ГАРИПОВ һәм иминиятләштерелгән затлар Эльвира ХӘСӘНОВА, Зөлфия АЛИМОВА, Эльвира СОЛТАНОВА, Наталья ШАДРИНА һәм башкалар катнаштылар.
Азат ӘЮПОВ:
- Быел ел башыннан безгә 48 граждан мөрәҗәгать итте. Күбесе медицина оешмасы эшчәнлегенә, ярдәмнең сыйфатсызлыгына, персоналның дорфа мөнәсәбәтенә зарлана. Халыкны бигрәк тә табибларга озын чиратлар борчый. Рөстәм Әбрарович, моның сәбәбе нәрсәдә?
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Әгәр дә авырулар табиб кабул итүенә авыллардан көннең беренче, шәһәрлеләр икенче яртысында килсәләр, бу проблема хәл ителер иде. Ә медицина ярдәме күрсәтелмәү, кешене ишек төбеннән кире бору безнең өчен гайре табигый хәл.
Гөлназ ВӘЛИЕВА:
- Моннан берничә көн элек  баласының  күзе каты тырналган әни дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Аны бездә белгеч юк, дип, кире борганнар. Бу хакта ни әй-терсез?
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Дәваханәдә офтальмологлар җитми. Ике белгеч декрет ялына китте. Күз табиблары калмагач, пенсиядәге табибә Виктория Ильинаны чакырттык. Әни кеше баласы белән килгән көнне ул әле эшләми иде. Кызны педиатр карады. Ләкин баланың күзенә зыян килү факты расланмады. 
Эльвира ХӘСӘНОВА:
- Узган ел башым һәм кулым имгәнде. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булды. Дәваханәдә 10 көн дәвамында стационар дәвалану уздым, ләкин төгәл диагноз куя алмадылар. Рентген тикшерүе үткәрделәр, травма булуы ачыкланмады.  Ә томограф аппаратын җимерек, диделәр. 
Мин медицина ярдәме күрсәтүгә зарланып,  “Ак Барс-Мед” иминиятләштерүче компаниягә язмача мөрәҗәгать иттем. Иминият компаниясенең Казандагы вәкилләре минем авыруым буенча бәйсез экспертиза үткәрделәр һәм нәтиҗәне үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрхановка җиткерделәр. Ул бу хәл өчен миннән гафу үтенеп, хәлне үз контроленә алды. Казан табиблары белән даими элемтәдә торды. Башкала белгечләре түләүсез томография үткәреп, төгәл диагноз куйдылар. Казан, Мәскәү дәваханәләрендә операцияләр ясаттым. Дәваханә җитәкчелегенә җиткерәсе теләгем шул: минем белән булган күңелсез хәлләр башка авырулар белән кабатланмасын, табиблар пациентларга карата игътибарлы булсыннар иде.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Киләчәктә мондый проблемалар килеп тумас, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан,  узган елның декабреннән яңа рентген аппараты эшли башлады.
Зөлфия АЛИМОВА:
- Дәваханәдә йөрәккә ультратавыш тикшерүен ничек түләүсез үтәргә?
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Пациент УЗИга юлламаны участок табибы күрсәтмәсе нигезендә ала. Аннан ул чиратка языла. Процедураны көтү срогы чикләнгән, ул ике айдан да озак булырга тиеш түгел.
Эльвира СОЛТАНОВА:
- Миңа табиб-аллерголог ярдәме кирәк. Кая мөрәҗәгать итәргә?
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Участок табибы күрсәтмәсе буенча кирәкле анализларны үзәк дәваханәдә бирә аласыз. Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач, регистратурага мөрәҗә-гать итегез. Анда Сезгә республика клиник дәваханәсендәге табиб-аллергологның исемен, фамилиясен, кабул итү көнен, сәгатен әйтеп, электрон чиратка язарга тиешләр.
Наталья ШАДРИНА:
- Мин өч бала анасы. Соңгысын тудырганда өзлектем. Гинеколог миңа дәвалану узу өчен түләүле анализларны Казанда бирергә кушты. Минем аларны үтәргә финанс мөмкинлегем юк. Акчасыз гына булмыймы?
Гөлфия ГРОШЕВА:
- Кызганычка каршы, андый анализларны бары тик Казанда гына тапшыру мөмкин. Моның өчен бездә заманча җиһазлар юк.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ:
- Миңа язмача мөрәҗәгать итегез. Мин ходатайлык буенча социаль яклау идарәсеннән Сезгә ярдәм итүләрен сорыйм. Шулай ук табиб күрсәтмәсе буенча аз керемле, инвалид баласы булган гаиләләргә санатор-курорт юллама да алырга мөмкин.
Азат Разыйхович, әлеге чара башланганда медперсоналның дорфа мөнәсәбәтеннән зарланучылар бар, дип әйтте. Андыйлар турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Дәлилле нигезләр булганда алар үз җәзаларын алмый калмаслар.
Азат ӘЮПОВ:
- Страховкаланучы һәм медицина дәвалау учреждениеләре арасында килеп туган проблемаларны хәл итү буенча бүгенге сөйләшүне йомгаклап, мондый очрашуларның ярты елга бер тапкыр үткәрелеп торачагын белдерәм. Анда һәр теләүче катнаша ала. Медицина хезмәте күрсәтүдән риза түгелсез, икән, дәшмичә калмагыз, проблемаларны, аңлашып, хәл итәргә тырышачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International