Йорт өчен техника сайлап алуның иң мөһим критерийларының берсе-приборларның энергоэффективлыгы. Ул югарырак булган саен, алар ресурсларны экономияле рәвештә сарыф итә. Электр энергиясен куллану класслары турында мәгълүмат йорт чистарту техникасының иң оптималь вариантын сайларга мөмкинлек бирә.
A дан Gга кадәр энергоэффективлы җиде класс бар. А класслы җиһазлар – иң энергоэффектлы, G класслы- иң түбәне санала.
Җитештерүче һәр приборга түбәндәге белешмәләр булган «энергоэффективлык этикеткасын » рәсмиләштерергә бурычлы:
- җитештерүченең исеме һәм товар знагы;
- прибор исеме һәм модель билгеләнеше;
- приборның энергоэффектив классын күрсәтү;
- приборның чынбарлыктагы электроэнергия чыгымы;
- приборның төп функциональ параметрларының әһәмияте;
- бу төр приборны куллану нәтиҗәлелеген регламентлаучы стандартка сылтама.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 ст.3 пунктында күрсәтелгән кагыйдә буенча, товар турында мәгълүмат, һичшиксез, кулланучыларга товарларның аерым төрләре өчен кабул ителгән этикеткаларда, маркировкада яки башка ысул белән товарларга кушып бирелә торган техник документларда җиткерелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа районындагы территориаль бүлеге